Кичә, 4 майда, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ территориясендә терлекләрне җәйге лагерьларга чыгару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чарада катнашучылар “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖнең Түкәй җәйге лагерен карап чыктылар. Монда терлекләрне тоту өчен бөтен шартлар бар: терлекләрнең тоякларын чистарту урыны, сөтүткәргеч, сөт суыткыч һәм 100 башка исәпләнгән «Кормомама» азык станциясе бар.
«Әнәк” агрофирмасының баш зоотехнигы Айдар Мирхәйдәров сүзләренә караганда, 2016 елның җәйге сезонына лагерьны бик әйбәт әзерләгәннәр. Лагерь үзгәртеп корылган. Яшь бозаулар өчен калын аслык белән уңайлы шартлар тудырылган, хезмәт күрсәтүчеләрнең эш шартларын яхшырту максатында лагерь территориясенә плиталар җәелгән.
Терлекләрне җәйләүгә чыгару сөтне арттыра, дигән фикер бар. Шул максттан чыгып, хуҗалык беренчеләрдән булып терлекләрне җәйге лагерьга чыгарды. Бүгенгә көнлек савым бер сыердан 18,5 литр тәшкил итә.
Актаныш районында күпчелек хуҗалыклар терлекләрне җәйге лагерьларга чыгаруны өстен күрәләр. Районда барлыгы шундый 29 лагерь бар.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук азык әзерләү, азык җыю техникасын ремонтлау, авыруларны профилактикалау һәм сөткә лаборатор анализ ясау мәсьәләләре дә күтәрелде.