Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында көнбагыш үстерү технологияләре турында фикер алыштылар

2016 елның 29 апреле, җомга

Кичә, 28 апрельдә, «Агротранспорт» ҖЧҖ базасында май орлыгы өчен көнбагыш үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча уку семинары узды.

Семинарда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрономнар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре катнашты.

Уку барышында көнбагыш үстерү һәм чәчүлекләрне карау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук көнбагыштан тотрыклы рәвештә югары уңыш алуга ирешү юлындагы проблемаларны хәл итү турындагы фикерләр белән алмаштылар.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимов, орлыкларны яхшы җылынган туфракка салырга кирәк, дип билгеләп үтте. Мондый очракта орлыклар бер вакытта һәм тиз шытып чыга, өлгерүе дә, уңышы да яхшы була. Андый сортларны иртә чәчсәң, орлыклар озак тишелми торалар, бертигез чыкмыйлар, бу чәчүлекнең сирәгәюенә китерә. Көнбагыш бер кырда 1-2 көндә чәчелеп бетәргә тиеш.

Семинарда «Агротранспорт» ҖЧҖ базасы идарәчесе Фәнис Багаутдинов көнбагыш үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хуҗалыкта бу культураны 5 нче ел үстерәләр. Быел көнбагыш өчен 623 гектар җир бүлеп бирәләр.

«Былтыр 511 гектар мәйданда көнбагыш чәчтек. Табышлылык 60% тәшкил итте», - дигән мәгълүмат бирде Фәнис Багаутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International