Марат Әхмәтов: «Бүген киләчәк уңышка нигез салына»

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды, алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Апас районының кыр өсләреннән очып узганнан соң, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Рәшит Заһидуллин йөрде.

Рәшит Заһидуллин, районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара, эш ике сменада оештырылган, диде.

«Бүген киләчәк уңышка нигез салына – күп нәрсә эшкә карата нинди мөнәсәбәттә булуга бәйле. Район кешеләренең авыл хуҗалыгы эшләрен оешкан төстә алып барулары сөендерә. Язгы чәчүме, терлек азыгы әзерләү дисеңме, урып-җыю эшеме, барысы да җиренә җиткереп башкарыла», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде, чәчү эшләрендә уңышлар теләде.

Кайбыч муниципаль районында, аның башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән кыр өсләреннән очып узганнан соң, Марат Әхмәтовны авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре каршы алды.

Район башлыгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

«Бүген кырларда 110 бер. техника эшли, шулардан 15 – чәчү комплексы. Техника ягыннан  проблема юк,дизель ягулыгы җитәрлек, минераль ашламалар кайтарыла. Уҗым культуралары 10 мең га мәйданны били, алар кыштан әйбәт чыктылар. Уҗым культураларына һәм күпьеллык үсемлекләргә ашлама кертелде, тырмалау да соңгы гектарларда бара. Барлык хуҗалыклар да язгы чәчүгә чыкты», - дип сөйләде АльбертРәхмәтуллин.

Марат Әхмәтов, авыл хезмәтчәннәре белән сөйләшкәндә, дым каплатуны тизләтергә кирәк, дип билгеләп үтте.

«Без икътисадны үзебезнең орлыклар исәбенә яхшыртырга тиеш. Быел уҗым культураларының торышы бик яхшы. Соңгы нәтиҗә орлыкларның сыйфатына бәйле булуын онытмаска кирәк. Чәчү бер мизгелгә дә туктап торырга тиеш түгел – әгәр техника ватыла икән, аны тиз арада төзәтү юлларын табарга кирәк», - дип ассызыклады министр.

Марат Әхмәтов районда чәчү эшләренең барышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International