Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан КФХ башлыгы савым сыерларын 100 башка җиткерергә уйлый

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Әлбәдән авылыннан Адел Муллагалиев КФХында голштин токымыннан 32 савым сыер тотыла.

«Һәркөнне 500 литрга якын сөт савыла, шуннан 400 литр сөт эшкәртүчегә тапшырыла», - дип сөйләде Адел Муллагалиев.

Былтыр хуҗалыкта 100 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзелгән. Объектта саву залы бар, анда бер үк вакытта 8 сыер савып була.

«Алдагы ике елда савым сыерлар санын 100 башка кадәр җиткерергә уйлыйм», - дигән мәгълүмат бирде КФХбашлыгы.

Хуҗалыкта шулай ук 300 баш сарык һәм кәҗә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International