Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Икътисад һәм авыл эшкуарының эшен оештыру” программасы буенча укулар узды. Авыл эшкуарының проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турындагы беренче лекция белән институт ректоры Николай Якушкин чыгыш ясады.
Укулар барышында эшкуарлыкның нәтиҗәлелеген арттыру, бизнес-проектлау, җитештерү структурасын оптимизацияләү, чыгымнар, маржиналь культуралар игү, авыл хуҗалыгы хайваннарын ишәйтү, үсемлеклекчелектә селекция һәм орлыкчылык мәсьәләләре каралачак.
Шулай ук авыл эшкуарларын кызыксындыручы мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр дә оештырылачак.
Укулар 2016 елның 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк.