Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнарында булды һәм алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Алексеевск районының кыр өсләреннән очып узганнан соң, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Владимир Козонков йөрде.
Очрашу барышында көзге культураларның торышы һәм чәчү кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Марат Әхмәтов сөткә бәяләр, ягулыкка һәм ашламага субсидияләр мәсьәләләренә дә кагылды.
Фермерларны һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен шулай ук кечерәк фермаларга керү юлларын төзү һәм субсидияләргә лимитлар мәсьәләләре дә кызыксындырды.
Очрашуга йомгак ясап, министр, монда язгы кыр эшләре оешкан төстә бара һәм һәм алар вакытында тәмамланыр дип ышанам, дип ассызыклады.
Нурлат муниципаль районы кырларында Марат Әхмәтов район башлыгы Равил Кузюров белән йөрде, аннары авыл җирлекләре һәм КФХ башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Равил Кузюров чәчү эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
«Җитди проблемалар юк, - диде район башлыгы. - Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре машина-трактор паркларын яңарттылар, яңа техника сатып алдылар. Хәзер иң мөһиме - эшләрне вакытында тәмамлау».
Авыл кешеләре белән очрашуда Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде һәм мул уңышлар җыеп алуны теләде.
«Эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашлама, яңа техника сатып алынган. Уҗым культураларының торышы да сөендерә. Мондый әзерлек белән уңай нәтиҗәләргә ирешергә була», - дип билгеләп үтте министр.