Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь фермерларга ярдәм программасы буенча конкурс игълан итә

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы,Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә   9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Документлар һәм гаризалар 2016 елның 27 апреленнән 16 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документларның рәвеше турында тулырак мәгълүматны  https://agro.tatar.ru/rus/konkurs-2016-1047377.htm сылтамасы аша кереп алырга була.

Өстәмә мәгълүматны 8(843) 2217685,  8(843) 2217654 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International