Марат Әхмәтов Ирландия Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

26 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ирландия Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда түбәндәгеләр катнашты: Ирландия Республикасы ягыннан - Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДайд, Ирландиянең Мәскәүдәге Илчелеге вәкиле Мария Данн,компанияләр директорлары; Татарстан ягыннан - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Рацин» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәповһәм башкалар.

Марат Әхмәтов, мәртәбәле кунакларны сәламләп, якларның АПК өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итүенә бик шат булуын белдерде.

Чарада катнашучыларга Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын тасвирлаучы фильм күрсәтелде.

«Без хезмәттәшлек итүгә, уртак проектлар төзүгә шатбыз. Чит илләр компанияләре вәкилләре беләнхезмәттәшлекне кечкенәдән - пилот проектыннан башларга, аннары хезмәттәшлекне алга таба үстерергә тәкъдим итәбез», - дип ассызыклады министр.

Марат Әхмәтов катнашучыларны Татарстан Республикасы АПКсының торышы белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 214 млрд. сум тәшкил итте.

«Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россия Федерациясенең лидер-төбәкләре өчлегенә керә. Сөт җитештерү буенча беренче урында торабыз. Безнең алда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү бурычы куелган. Соңгы елларда һава шартлары гына эшкә азрак аяк чала», - диде министр.

Әмма быел тармак өчен уңай сезон көтелә, чөнки туфракта дым запсы җитәрлек.

Марат Әхмәтов, Татарстан белән хезмәттәшлек итү турында төрле илләр компанияләре кызыксына, шул исәптән Гарәп, Иран илләре һәм башкалар, дип билгеләп үтте.

Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДайд очрашу оештырган һәм үзләрен җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

Ул Ирландиянең агросәнәгать комплексы турында сөйләде.

Ирландиядә авыл хуҗалыгы иң эре тармаклардан санала. Анда 150 мең кеше шөгыльләнә.

Ирландия - Европага иң күп сыер ите чыгаручы илләрнең берсе, ел саен илдә җитештерелгән продукциянең 85 %ы экспортка җибәрелә.

Делегация визитының иң төп максатлары - Татарстанның агросәнәгать комплексы турында күбрәк белү, үзара файдалы зоналарны эзләү.

Ирландиянең Мәскәүдәге Илчелеге вәкиле Мария Данн тармак турында җентекләбрәк сөйләде. Ирландия җитештергән продукциянең өчтән бере  Англиягә экспортлана, тагын өчтән бере - Европа Берлегенә һәм калган өлеше дөньяның башка илләренә чыгарыла.

Ирландиядә терлек үрчетүдә дә, шулай ук кырларда авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыру өчен дәинновацияләр кулланыла.

Ирландия Республикасы делегациясе 26 апрельдә «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә, «Нәфис-Биопродукт» ААҖендә булдылар. 27 апрельдә «Миңнехуҗина М.Н.» КФХындагы эш белән таныштыру, «Камский бекон» ҖЧҖендә, Тукай муниципаль районында «Агросила групп» ҖЧҖенең орлык заводында булу планлаштырыла.

Белешмә өчен. Ирландия Республиксында утлавыклар өчен 2 млн. гектарга якын җир файдаланыла, 11 млн.баш кош-корт, 7 млн. баш эре мөгезле терлек, 4 млн. баш сарык исәпләнә. Ирландиянең яр буе суларында балыкчылык белән интенсив шөгыльләнәләр. Елга 330 мең тоннага кадәр балык тотыла.

Ирландиянең авыл хуҗалыгына дотация бирелә, дәүләт субсидияләре елга 1 млрд. еврога кадәр җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International