Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районыннан яшь фермер 30 эре мөгезле терлек сатып алган

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Аксар авылыннан яшь фермер Рафил Зиннәтов ит юнәлешендәге терлекчелек белән шөгыльләнә.

Узган елда ул «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант отты. Рафил Зиннәтов көзен элеккеге дуңгыз фермасынакапиталь ремонт ясый, анда эре мөгезле терлекләр тоту өчен тиешле җайланмалар урнаштыра. Бинаның түбәсен алыштыра, тәрәзәләр, ишекләр куя, эчке ягын да төзекләндерә. Объект 70 баш эре мөгезле терлек тотуга исәпләнгән.

Бу елның март азагында КФХ башлыгы 30 баш үгез бозау сатып алган. «Алдагы ике елда аларның санын 50 башка җиткерергә уйлыйм», - дип сөйләде ул.

Фермер хуҗалыгындагы 30 га мәйданда арпа һәм люцерна чәчүгә керешкәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International