Татарстанның Кукмара муниципаль районында узган тәүлектә 184 тонна сөт савылган

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүгенге көндә Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү буенча республика районнары арасында беренче урында торалар. 2016 елның 25 апрелендә 184 тонна сөт савылган, бер сыердан уртача савым 17,9 кг тәшкил итә. Икенче урында Балтач районы (183,4 тонна), өченчедә – Арча муниципаль районы (164,3 тонна).

Кукмара районы хуҗалыкларыннан сөт җитештерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр түбәндәгеләр: «Урал» АХҖК (узган тәүлектә - 28,1 тонна), «Рассвет» АХҖК (27,7 тонна), Вахитов ис. АХҖК (23 тонна), «Восток» ҖЧҖ (23,3 тонна), «Сөт иле» ҖЧҖ - «Әсәнбаш» (16,2 тонна), «Кукмара» агрофирмасы» (14,3 тонна).

Татарстанда 25 апрельдә тулаем савым 3353,1 тонна булды, бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 68,8 тоннага артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International