2016 елның 29 апрелендә 14.00 сәгатьтә «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышына ирешү үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар узачак. Авыл хуҗалыгы культураларының чыгышы, үсемлекләрне корткычлардан яклау, чүп үләннәргә каршы көрәш (гербицидлар куллану үзенчәлекләре) һәм бәрәңге утырту (яровойлаштыру, агулау, туфрак әзерләү) мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәкләр.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин.
Бүгенге көнгә шундый дүрт онлайн-семинар узды. Алар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.