Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй, Сарман һәм Әлмәт муниципаль районнарында чәчүнең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Зәй районында кырлар өстеннән очып узганнан соң Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүгенге көндә район кырларында 320 бер техника эшли, шулардан - 60 чит илнеке. Тырмалауга 150 агрегатһәм 17 чәчү комплексы җәлеп ителгән.
Чәчү 8400 га мәйданда башкарылган,шул исәптән бөртеклеләр - 5900 га, шикәр чөгендере - 500 га.
Татарстан Республикасы Президенты уҗым культураларының чыгышына бәя бирде, аларның кайберләре - эксперименталь, чөнки беренче мәртәбә чәчелгән.
Сарман районында Рөстәм Миңнеханов шулай ук кырларны крап чыкканнан хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Чәчү кампаниясенең барышы турында Фәрит Хөснуллин сөйләде. Ул, 18 мең гектарда уҗым культураларына ашлама кертелде, 10 мең гектарда – күпьеллык үсемлекләргә, дип билгеләп үтте. Арпа 4 мең га чәчелде, ә«Сарман» агрофирмасында шикәр чөгендерен чәчүгә керештеләр, диде ул.
Быел күп авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең машина-трактор паркларын яңарттылар, яңа техника сатып алдылар, диде район башлыгы. Моны Марат Әхмәтов да раслады. «Районда эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, яңа техника да алынган, ашлама да тиешенчә сатып алынган, уңай якка үзгәреш ачык күренә, -диде ул. - Мондый әзерлектә яхшы уңышка өметләренгә була. Мин район игенчеләренә 2007-2008 еллардагы уңышка ирешүләрен телим».
Рөстәм Миңнеханов Сарман районы игенчеләренең эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга чәчүдә удышлар теләде.
«Зур инвестицияләр кертелгән, нәтиҗә шуны акларга тиеш. Кырлар чиста, уҗымнар яхшы чыккан, быелгы һава шартлары да сөендерә. Без дә, үзебезнең яктан, гамәлдәге программаларны дәвам итәр өчен мөмкинлекләр табарбыз», - дип ышандырды Татарстан Республикасы Президенты.
Әлмәт районында Татарстан Республикасы Президенты «Союз-Агро» ҖЧҖ кырында авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Ул алар белән язгы кыр эшләренә, терлекчелеккә, авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләште.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин районда авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләде. Ул, эшләү өчен кирәкле ресурслар җитәрлек, дип билгеләп үтте.
«Авыл хуҗалыгына ел саен «Татнефть» ААҖ (ПАО) зур ярдәм күрсәтә. Быел хуҗалыкларга сабанкультураларының, ашлык кукурузының һзм күпьеллык үләннәрнең элиталы орлыклары сатып алынды. Районда дүрт хуҗалык ашлык кукурузы чәчәчәк. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру бунча да эш алып барабыз. Бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу өчен белгечләр Минзәлә, Әтнә муниципаль районнарына барып кайттылар», - дип сөйләде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, соңгы вакытта район авыл хуҗалыгында хәлләр яхшы якка үзгәрә, дип билгеләп үтте.
«Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш. Җитди чаралар күрмичә, шул исәптән матди-техник база буенча да, бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Сез үзегезнең бөтен ресурсларыгызны эшкә җигәргә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә якынлашып килүче май бәйрәмнәре турында, бигрәк тә Җиңү Көне хакында искә төшерде. 9 майга багышланган барлык чаралар тиешле дәрәҗәдә үтәргә, ә ветераннар иътибар үзәгендә булырга тиеш, дип ассызыклады Президент.