Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыннан Илгизәр Каюмов крестьян-фермер хуҗалыгында роман токымыннан булган 50 баш сарык бар.
Узган елда КФХ башлыгы «2015-2017 еллапрга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча грант отты. Шуңа үз акчаларын да өстәп, ул 200 баш сарыкка исәпләнгән ферма төзеде.
«Быел сарыклар санын 100 башка җиткерергә уйлыйм», - дип сөйләде Илгизәр Каюмов.
Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара. Әмма бу язгы көннәрдә фермерны еш кына умартачылыкта да күрергә була – аның шулай ук 50 оя умартасы да бар.