Агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәненә-крестьянга һәйкәл кую өчен иң яхшы эскизга конкурста катнашу өчен гаризалар бирү срогы 2016 елның 20 маена кадәрозайтылды.
Җиңүченең эскизы буенча Казансу яры буенда Игенчеләр паркында (Игенчеләр сарае янында) скульптур композиция торгызылачак.
Проект авторының заявкасында түбәндәге белешмәләр булырга тиеш: фамилиясе, исеме, атасының исеме, элемтә өчен телефон номеры.
Конкурсның шартлары:
1. Проектны югары профессиональ дәрәҗәдә башкару, сәнгать образы аша авыл хезмәтчәне-крестьянның (крестьян гаиләсенең) мәһабәтлеген (монументальлеген) һәм бөеклеген чагылдыру;
2. Һәйкәлнең үлчәмнәре тирә-юньдәге архитектура киңлегенә туры килергә тиеш;
3. Проектка аның документациясен әзерләүгә, һәйкәлне эшләүгә һәм урнаштыруга, аның территориясен төзекләндерүгә чыгымнарның алдан исәпләнгән сметасы өстәлеп бирелергә тиеш. Һәйкәлне эшләүгә смета Россия Федерациясе территориясендә сынлы сәнгать әсәрләрен эшләүнең хакын билгели торган МДС 81 -42.2008 методикасы буенча исәпләнергә тиеш.
“Агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне һәйкәленә иң яхшы эскиз” конкурсына заявка” тамгасы белән үз проектларыгызны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 416 каб. йә электрон почтага: Ilsur.Kamaltdinov@tatar.ru.
Скульптур композицияне урнаштыру урынын әлеге яңалыкка карата куелган фоторепортажда күрә аласыз.