Татарстан Республикасында 25 муниципаль район язгы чәчүгә чыкты

2016 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында кыр эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, явым-төшемнәр аркасында кыр эшләре сүлпәнрәк бара. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 65 % мәйданда башкаралган. Шул эшләр белән рәттән дым каплату һәм сабан культураларын чәчү бара. Гомумән алганда, 1,8 млн. га мәйданда язгы чәчү башкарылырга тиеш. Бүгенгә чәчү 29 мең гектарда, ягъни барлык мәйданның 1,6%ында башкарылган.

25 муниципаль район чәчүгә керешкән. Нурлат, Зәй, Азнакай, Сарман муниципаль районы игенчеләре эшне кызу тоталар.

Гомумән алганда, һава шартлары начар түгел, диде Николай Титов. Һав шартларының шундый торуы уҗым культуралары өчен аеруча яхшы. Аларның мәйданы - 578,3 мең га, алар барысы да уңышлы кышлады дияргә була, яхшы үсеп киләләр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары кайбертехнологик мизгелләргә кыскача тукталып китте. Аның сүзләренә караганда, үсемлекләрне тукландыруны тәмамлау өчен эшне тәүлекләп оештырырга кирәк. «Үсемлекләргә үсеп китәр өчен ашлама кирәк. Минеральашламалар бер гектарга 39,5 кг күләмендә тупланган, әмма күп районнарда ул җитәрлек түгел».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, үсемлекләрне тукландыруга һәмминераль ашламалар сатып алуга җитди карарга кирәк, уңышны арттыру максатында алар өчен шактый акчалар тотыла, дип билгеләп үтте.

Николай Титов шулай ук чүп үләннәргә каршы көрәш мәсьәләләренә, чәчүлекләрне химик эшкәртүгә дә игътибар бирде. «Районнарга чыгып, шуларга бәйле вәзгыятьне ачыклаячакбыз һәм алдагы видеоконференцияләрдә конкрет хуҗалыклар мисалында җентеклерәк мәгълүмат бирербез», - диде ул.

Николай Титов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә онлайн режимда атна саен (һәр җомгада, 14.00 сәгатьтә) видеосеминарлар үткәрүен дә искә төшерде. Видеоязмалар материаллары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International