Кичә, 22 апрельдә, Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында ветеринария лабораториясе ачылды.
Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев, районның ветеринария белгечләре катнашты.
Лабораториянең III-IV төркем патоген микроорганизмнар белән эшләү өчен лицензиясе бар. Монда авыл хуҗалыгы хайваннарында була торган авырулар буенча кан тикшерелә. Лаборатория ачылганчы белгечләр тикшерү өчен материалны күрше районга алып баралар иде. Объектлар төзү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру нигезендә тикшеренү эшләре хәзер урыннарда алып барыла, бу исә акчаларны янга калдырырга ярдәм итә.
Алмаз Хисаметдинов, республиканың дүрт районында мондый лаборатория юк әле, әмма аларны булдыру буенча эш алып барыла, диде.