Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015 ел һәм 2016 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы» темасына киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, республика ведомстволары вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, АПК предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре, белгечләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов рәислегендә узды.
«Хезмәтне саклау, хезмәткәрләр өчен имин шартлар тудыру мәсьәләләре милекчелекнең барлык рәвешләре өчен бик мөһим санала», - дип ассызыклады Николай Титов.
Татарстан агросәнәгать комплексында җитештерүдәге имгәнүләр очраклары 2014 елга караганда 20 %ка диярлек кимрәк булса да, бу юнәлештә предприятиеләрдә башкарыласы эшләр байтак әле, диде ул.
Николай Титов катнашучыларны хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм таләпләрен, бигрәк тә «2016 елгы язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында» айлык үткәрү чорында, катгый рәвештә үтәргә өндәде.
Оул шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурлыгы турында да әйтеп узды.
Министрның беренче урынбасары Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 28 февралендәге 76н номерлы боерыгы турында хәбәр итте. Кагыйдәләр әлеге документ басылып чыкканнан соң өч ай узгач үз көченә керә.
«2015 ел һәм 2016 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы» темасына нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасында соңгы ике елда җитештерүдәге имгәнүләр буенча күрсәткечләр яхшырды», -диде Айсылу Нигъмәтуллина.
2015 елда АПК хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар белән авыручыларның 49 очрагы теркәлгән.«Һөнәри авыруларны булдырмауны профилактикалауда хезмәткәрләргә даими рәвештә медицинатикшерүләре үткәрү зур роль уйный», - дип билгеләп үтте ул.
«Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен савыктыру максатларында Министрлык АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты белән берлектә ел саен аларны шифаханә-профилакторийларга җибәрә», -дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина.
Соңгы ике елда шифаханәләрдә 380 механизатор һәм терлекче шифаханәләргә түләүсез юллама алган. Шулай ук 471 хезмәткәр 20% ташламалы юлламалар шифаханәләрдә-профилакторийларда булган.
Хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина шулай ук медицина тикшерүләре уздырмаган юридик затларга салына торган штрафлар турында, авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр турында да әйтеп узды. Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 28 февралендәге 76н номерлы боерыгы белән https://agro.tatar.ru/rus/informatsiya-po-ohrane-truda.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең 2 нче бүоеге башлыгы Алсу ЗайнетдиноваТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгында җитештерү имгәнүләре турында һәм авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый базадагы үзгәрешләр хакында сөйләде.
Оператив күрсәткечләр буенча, 2016 елның 1 кварталында Татарстан предприятиеләрендә 30 бәхетсезлек очрагы булган, шулардан 22се - авыр очрак.
«Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт шартлары һәм һөнәри авырулар, медицина тикшерүләрен оештыру» темасына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Социаль иминләштерү фонды – Дәүләт учреждениесе Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең һөнәри хәвеф-хәтәрләрне иминләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Мәрҗән Булатова үз чыгышында 2015 елның 1 июленнән фондта «Иминият акчаларын турыдан-туры түләү» пилот проекты эшли башлаячагы турында сөйләде. Шулай итеп, пособиеләр Таким образом, пособиеләр турыдан-туры эш бирүчеләрнең шәхси счетына җибәреләчәк. Иминләштерүгә гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков, «Алдан» ҖЧҖнең сату бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручыВероника Колесова чыгышлар ясадылар.
Чара ахырында 2015 ел йомгаклары буенча хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яхшы эшләгән авыл хуҗалыгы формированиеләрен бүләкләү булды. 100 кешедән артык эшләүчесе булган предприятиеләр арасында конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны СХПК «Игенче» АХҖК (СХПК) алды, 2нче урында - «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖ, «Сорнай» ҖЧҖ, 3 нче урында - «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм Ленин ис. нәсел заводы АХҖК. Эшләүчеләре 100 кешедән ким булган предприятиеләр арасында 1 нче урында - «Чирмешән-Агро», 2 нче урында - «Сафиуллова Р.Г.» КФХ, 3 нче урында - «Авангард» ҖЧҖ (Тәтеш районы).
Татарстан Республикасы АПКында хезмәтне саклау һәм иминлек техникасы өлкәсендә озак еллар намуслы эшләгән өчен АПК педприятиеләренең хезмәтне саклау буенча белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.