Марат Әхмәтов Torrey Pines Investment Америка компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда катнашты

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment венчур компаниясенең (АКШ) идарәчел партнеры Николай Савчук белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты. 

Яклар очрашу барышында фармацевтика һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Америка компаниясе «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ белән хезмәттәшлек итү беләнкызыксынды. Киләчәктә Torrey Pines Investment Татарстан мәйданчыгында төрле инновацион дару чараларыҗитештерү буенча уртак предприятие оештырырга ниятли. 

Николай Савчук шулай ук өр-яңа биотехнологик һәм агросәнәгать эшләнмәләренә инвестицияләр өчен уртак венчур фонды булдыру идеясен әйтте.  Бу юнәлештә уйлап башкарылган эшләр агросәнәгать комплексында җитештерүчәнлекне арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный Николай Савчук.

Татарстан Президенты фикеренчә, әлеге инициатива яклауга лаек. Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл итәсемәсьәләләр шактый, дип билгеләп үтте ул.

«Беренче чиратта, корылыкка чыдам культуралар файдасына чәчүлек мәйданнарның структурасын яңадан карарга кирәк. Безнең климат елдан-ел үзгәрә бара, температура режимнары элеккеге еллардан шактый аерыла. Шуңа күрә АПКда барлык проектлар да яңа таләпләргә туры килергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Очрашуда катнашучылар җитештерүгә өстәмә инвестицияләр җәлеп итү исәбенә Татарстан Республикасыныңфармацевтика, медицина һәм биотехнологик продукциясен тышкы базарларда беркетеп калдыру мөмкинлекләрен дә карадылар.

Белешмә өчен

Torrey Pines Investment — медицина һәм биологик технологияләр өлкәсендә инвестицияләр буенча махсуслашкан венчур компаниясе. Бүгенге көндә аның венчур портфелендә 16 компания бар. Аларның эшләнмәләре ВИЧ, үзәк нерв системасы авырулары, онкология, вируслы инфекцияләр кебек төрле терапевтик өлкәләрдә куллануга юнәлдерелгән. Компания идарәсендә гомуми активлар күләме 500 млн. доллардан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International