Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Кара Чишмә» ҖЧҖ,«Утәмешагро» ҖЧҖ, «Сөлчә» ҖЧҖ, «Алга» А/Х ҖЧҖ, «Әхтәмов» КФХ терлекләрне җәйләүләргә чыгардылар.
Быел районда җәйге терлекчелек җәйләүләренә 3 мең баштан артык эре мөгезле терлек чыгарылачак. Күпчелек җәйләүләрдә әлегә ремонт эшләре бара.
«Язның иртә килүе һәм көннәрнең кинәт кенә җылытып җибәрүе терлекләрне гадәттәгегә караганда иртәрәк җәйләүләргә чыгарырга мөмкинлек бирде. Бу эш күпме иртәрәк эшләнсә, шулкадәр яхшырак, аны тизләтергә кирәк», - дип саный район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгыИльяс Гатауллин.
Аның әйтүенчә, бүген «Чирмешән-Агро» ҖЧҖендә, «С/Х Туймәт» А/Х ҖЧҖендә җәйге лагерьларда ремонт эшләре бара. Якын арада боларда да терлекләр җәйләүләргә күчереләчәк.