Бу елның 25 апреленнән 30 апреленә кадәр республиканың алты зонасында 2015-2016 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Аларның максаты – Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренә терлекләр өчен сыйфатлы, көч өсти торган коры һәм сусыл азык әзерләү буенча технологик процессларны оештыруда ярдәм итү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру, җитештерү темпларын, терлекләрнең баш санын саклап калуны һәм аларның үрчемен арттыру, җитештерелә торган терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшырту.
25 апрельдә мондый чара Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында уза, 26 апрельдә – Саба, 27апрельдә – Балык Бистәсе, 28 апрельдә – Зәй, 29 апрельдә – Лениногорск, 30 апрельдә Аксубай муниципаль районнарында узачак.
Семинарлар үткәрүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе,«Элита» баш нәсел предпиятиесе» ААҖ, «Минзәлә нәсел предприятиесе» ААҖ, «Бөгелмә нәселпредприятиесе» ААҖ, «Потенциал» ҖЧҖ белгечләре һәм башкалар катнаша.