Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан һәм Словения Республикасы арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 20 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов Словения Республикасының икътисад үсеше һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Моңа кадәр Словения Республикасы вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов белән очрашканнар һәм «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булганнар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында очрашуда түбәндәгеләр катнашты:Словения Республикасы ягыннан – Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго, Словения Республикасының мактаулы консулы Евгений Загородний, Словения Республикасы Икътисад үсеше һәм технологияләр министрлыгы киңәшчесе Диана Маджарац;Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәсие урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар.

Николай Титов, мәртәбәле кунакларны сәламләп, якларның АПК өлкәсендә хезмәттәшлек итүләренә бик шат булуын белдерде. Ул шулай ук Словениянең авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдәге алдынгы тәҗрибәсе турында да әйтеп узды.

Чарада катнашучыларга Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагын төрле яклап тасвирлаган фильм күрсәтелде.

«Республика төп продуктлар белән үз-үзен тәэмин итә», - диде министрның беренче урынбасары сөйләшү барышында.

Словения Республикасы икътисад үсеше һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек очрашу өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы продуктлары белән үз-үзен тәэмин итә алуына ул үзе дә инанган, республикада сыйфатлы азык-төлек продуктлары җитештерелә, диде ул.

Здравко Почивалшек Словения Республикасы территориясендә ит һәм сөт продукциясенең эшкәртелүе, авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү, сөт, сок һәм башка продуктларны упаковкалау линияләре турында сөйләде.

Словениедә үзләренең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм башка илләр вәкилләре катнашында ярминкәләр уздырыла. Ул Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дә аларда катнашырга чакырды.

Николай Титов, үз чиратында, Словениянең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен 2016 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында узачак «Идел буенча Халыкара кыр көннәре – 2016» күргәзмәсендә катнашырга чакырды.

Очрашу барышында шулай ук теплица хуҗалыкларын төзү һәм алга таба уңышлы хезмәттәшлек итү турында да фикерләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International