Хәзер Татарстанның муниципаль районнарында бал кортларының ничек кыш чыгулары һәм умарталыкларда язгы эшләр башлану буенча семинарлар уза. Аларда барлык милек рәвешләрендәге умартачылык хуҗалыкларының умартачылары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, район ветеринария берләшмәләре һәм лабораторияләр белгечләре катнаша.
Үз чыгышларында умартачылар бал кортларын карау буенча язгы эшләрнең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуына басым ясадылар, чөнки бал кортларының ишәюе дә, шулай ук бал җыю да шуңа бәйле. Умарта күчләренең яшәеше әйләнә-тирә мохитнең торышына аеруча бәйле, шуңа күрә умартачы аларны тышкы факторлар тәэсиреннән мөмкин кадәр сакларга, моның өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Әгәр умарталар кыштан хәлсезләнеп чыкмаса, язын умарталыкларда эш җиңелрәк бара. Көчле оялар күп көч сарыф итүне таләп итмиләр, ә инде хәлсезләнгән оялар булса, алар белән эшләү мәшәкатьлерәк. Умарталарны карау буенча мәҗбүри технологияләрне үтәмәгән очракта, хәлсезләнгән умарта оялары гына түгел, ә яхшы кыш чыкканнары да начарланырга, хәтта үләргә мөмкин. Язгы чорда андыйлар кышкы чорга караганда да күбрәк үләләр.
Кышлыктан чыкканнан соң умартачыларның төп эше - аларның үсеше һәм ишәюе, шулай ук сыйфатлы бал алу өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру. Шуңа күрә сезон тәмамланганнан соң кәрәзләрне сыйфатлары буенча аерып куярга кирәк. Аерым корпусларга ачык, ачык көрән төстәгеләрен, аз баллы кәрәзләрне җыярга, искеләрен һәм бозылганнарын яңадан эретеп эшкәртергә җибәрергә кирәк.
Мондый семинарлар Азнакай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Алабуга, Зеленодольск, Кукмара, Менделеевск, Сарман, Спас, Тукай, Теләче, Чистай районнарында узды инде.
Семинарлар барышында шулай ук умартачылык территорияләренә карата, талпаннарга каршы эшкәртүгә, умарталарны пестицидлар белән агуланудан саклауга куела торган таләпләр хакында да фикер алыштылар.