«Казан» халыкара ат-спорт комплексында (МКСК) 2013-2015 елларда Атчылык федерациясе эшенә йомгаклар ясалды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе утырышы узды. Анда федерациянең 2013-2015 еллардагы эшенә йомгаклар ясалды һәм аның рәисе сайланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасарыНәҗип Хаҗипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖнең генераль директоры Иван Егоров, «Татнефтепром-Зюзеевнефть»ААҖнең генераль директоры Шамил Яһудин, ат заводлары хуҗалары, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Утырышны Васил Шәйхразиев ачты. Ул яңа ат заводлары хуҗаларына, атлар үрчетүчеләргә һәм атлар белән һәвәскәр шөгыльләнүчеләргә беренче класслы атлар үрчетүдәге уңышлы эшләре һәм абруйлы турнирларда яулаган югары күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе» иҗтимагый оешмасының 2013-2015 еллардагы эшенә йомгаклар турындагы нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Утырыш барышында чарада катнашучылар тарафыннан кертелгән түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу узды: старт взносларын бетерү (приз фондыннан алына торган), приз акчаларын ярышлар уздырылган урында бирү, үзебезнең «Байга» бренды астында кышкы чорда 10 километрга һәм аннан артыграк арага чабышлар уздыру, ат спорты мәктәпләренә призлар алуда һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен атлар сатып алудафинанс ярдәме күрсәтү, спорт мәйданчыкларында грунт сыйфатын яхшырту, Татарстанда ат спортыннан файдалану мөмкинлеген арттыру, «Казан» халыкара ат-спорт комплексында шимбә һәм якшәмбе көннәрендәтотализатор эшен оештыру, кварталга кимендә бер мәртәбә шундый киңәшмәләр уздыруны оештыру һәм башкалар.

Федерация рәисен ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Васил Шәйхразиев бертавыштан аның рәисе тиеп сайланды.

Федерациянең башкарма комитеты вәкилләрен сайлау өчен киләсе утырышны 2016 елның 15 маеннан да соңга калмыйча уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International