Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясе аша уза торган автомобиль юлларында транспорт чараларының хәрәкәтен вакытлыча чикләүләр буенча фикер алыштылар

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Кичә, 19 апрельдә, Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясе аша узучы автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә 2016 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр вакытлыча чикләүләр кертү мәсьәләләре хакында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Министрлык белгечләре, районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, агрохолдингларның бүлек башлыклары һәмбаш  инженерлары катнашты.

Чикләүләр артык юешләнү аркасында автомобиль юлларының төп конструктив элементларына көч килүне булдырмау максатында кертелә.

Утырыш барышында чикләүләргә эләгә һәм эләкми торган йөкләрнең төрләре, Татарстан территориясе аша узучы гомуми файдаланыла торган автомобиль юллары буйлап күләмле һәм авыр йөкләрне ташуга рөхсәтләр алу кагыйдәләре каралды.

Төбәк билгеләнешендәге автоюлларда йөрү өчен махсус рөхсәтләрне “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУендә алырга мөмкин, дип билгеләнде.

Чарада катнашучылар шулай ук тыгызландырылган (компримированный) һәм табигый газда (метанда) эшли торган техниканы сатып алуга, автомобильләрдә һәм тракторларда газ баллоннарын урнаштыруга кагылышлы мәсьәләләре һәм аларны газ-мотор ягулыгына күчерүдән икътисадый отышлылык хакында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International