Казанда «Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумы узачак

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елның 21 – 23 апрелендә Казанда «ИТ-парк» технопаркында «Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумы узачак.

Быел форумда катнашуга түбәндәге 10 тематик мәйданчык буенча 1195 проект тәкъдим ителде: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать территориясеа», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Иминлек территориясе», «Спорт территориясе»,«Мәгълүмат территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе». Килеп яклау өчен экспертлар тарафыннан 200дән артык сайлап алынды. Проектларны килеп яклау 17 марттан 5 апрельгә кадәр республика министрлыкларында һәм ведомстволарында узды.

Форумның финалында җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителәчәк, финалистларның проектлары тәкъдим ителәчәк.

Эшлекле программага шулай ук тематик лекцияләр һәм белем мастер-класслары, фикерләшү мәйданчыклары, федераль һәм төбәк грант пограммалары презентацияләре, проектларны эшләр бетерү буенча экспертлар белән очрашулар, спикерлар чыгышлары һәм башкалар каралган.

«Безнең Татарстан» VI Республика яшьләр форумы йомгаклары буенча иң яхшы яшьләр проектлары өйрәнү һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен Татарстан Республикасының профильле министрлыкларына, ведомстволарына, фәнни-тикшеренү оешмаларына һәм предприятиеләренә җибәреләчәк.

«Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы - ел саен үткәрелә торган иң мөһим яшьләр мәйданчыгы, анда яшьләрдән теләсә кем һәм аның командасы үз проектын тәкъдим итә һәм яклый ала, шулай ук проектын гамәлгә ашыру өчен тарафдарлар таба ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International