Галимнәр делегациясе «Органик парк» җитештерү мәйданчыгында булдылар

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Кичә, 18 апрельдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендәге галимнәр делегациясе «Химград»технополисындагы «Органик парк» биотехнологик җитештерү мәйданчыгында булдылар.

Делегация составында фәнни-тикшеренү оешмаларының, җитештерү предприятиеләренең җитәкчеләре һәм әйдәүче галимнәр, биотехнология белгечләре, аграр юнәлештәге белем бирү кластеры вәкилләре бар. Монда килүнең максаты - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының төбәк инжиниринг биотехнологияләр үзәг» АҖнең үзара хезмәттәшлеге кысаларында бүгенге биотехнологик җитештерү һәм предприятиенең мөмкинлекләре белән танышу.

«Органик парк» биотехнологик җитештерү мәйданчыгы тулы җитештерү циклын үз эченә ала, болар: чимал һәм әзер продукция склады, шул исәптән мохитне тикшереп тору күрсәткечләре белән ике блок, чимал әзерләү бүлеге, микроорганизмнарны культивацияләү бүлеге, аның составында төрле юнәлештәге препаратлар (үсемлекләрне үстерү өчен биологик регуляторлар, үсемлекләрне яклау һәм тукландыру чаралары) җитештерү өчен аерым 3 фермент линиясе, шулай ук киптерү (түбән температурада әкренләп киптерү һәм асептик фасовкалау) бүлеге. Җайланмалар урнаштыру җитештерү мәнфәгатьләре өчен суны һәм һава йөрешен махсус җайга салу белән шөгыльләнүче инженерлар блогы ярдәмендә башкарыла.

Җитештерүне бу елның май аенда гамәлгә кертү планлаштырыла, биотехнологик продукция Россия төбәкләренә җибәреләчәк.

«Органик парк» мәйданчыгы максатларының берсе – Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен төрле юнәлештәге авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен препаратлар белән тәэмин итү. Бүген көнгә бер препараттеркәлгән һәм сәнәгатьтә куллануга рөхсәт ителгән инде, тагын алтысы теркәлү стадиясендә һәм тәҗрибә сынаулары узалар, шул исәптән республикада да, өч препарат теркәүгә әзерләү стадиясендә. Җитештерү 2018елга тулы куәтенә эшләү өчен әзер булачак, елга 600 тоннадан артык препарат җитештерү күздә тотыла.

Мондый биотехнологик мәйданчык Татарстан Республикасына якын киләчәктә авыл хуҗалыгында үсемлекләрне яклау һәм тукландыру өчен биотехнологик чаралар җитештерү өлкәсендә Россия Федерациясендә лидерларның берсе булырга мөмкинлек бирәчәк. Предприятиянең планнарында шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм бакчачылар өчен вак фасовкаларда препаратлар чыгару да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International