Министрлыкта Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2016 елның 16 апреле, шимбә

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

Казахстан кунакларының Татарстанга сәфәре кысаларында алар «Ак Барс кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Лаеш филиалында, «Казан» агросәнәгать комплексы паркы” ҖЧҖендә, «Химград» технополисында һәм башка объектларда булдылар. Кустанай өлкәсеннән Аким Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы очрашуда түбәндәгеләр катнашты: Казахстан ягыннан - «Тобол» социаль-эшкуарлык корпорациясе» АҖ вәкиле Али Нальгиев, «Дуслык» татар-башкорт өлкә мәдәни үзәге рәисе, Казахстанның халык Ассамблеясы әгъзасы Ринад Бектемиров, Казахстан Республикасының җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре директорлары; Татарстанягыннан — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марат Җәббаров, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Илсур Закиров  һәм башкалар.

Очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары НиколайТитов рәислегендә узды.

Али Нальгиев үзләренең компаниясе һәм гамәлгә ашырылган поектлар турында сөйләде. «Тобол» СПК» АҖ активлар белән идарә итә, икътисадый активлыкны үстерү белән шөгыльләнә, шул исәптән инвестицияләр җәлеп итеп. Компаниянең бурычы - бизнес-инициативаларга ярдәм итү һәм Кустанай өлкәсенең үсеш нокталарында икътисадый активлыкны үстерү.

Очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының уңышлары турында фильмкүрсәтелде.

Николай Титов Татарстан Республикасы АПКының казанышлары һәм аның алдына куелган бурычлар, Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү чаралары, Казанда, Чаллыда, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрьск поселогында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында җентекләп сөйләде.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатыла торган «Казан» агросәнәгать паркы» - социаль әһәмиятле объект», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Казахстан Республикасы делегациясе, үз чиратында, Кустанай өлкәсе турында фильм күрсәтте.

Чара азагында яклар хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр.

Бүген Казахстан делегациясе Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Әлбәдән авылындагы 50 башка исәпләнгән сөт-товар фермасында булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International