Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә 2016 елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Барлык категория хуҗалыклар буенча терлекчелек тармагында җитештерү күрсәткечләре уңай дип әйтерлек, дип җиткерде министр.
Беренче квартал йомгаклары буенча тере үлчәмдә 114 мең тонна терлек һәм кош сатылган (үсеш 104,7%),шулардан авыл хуҗалыгы берләшмәләренеке һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы – 88,2 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларныкы – 25,9 мең тонна.
Гомуми савым 395 мең тонна (үсеш – 102,8%), шулардан авыл хуҗалыгы берләшмәләренеке һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы – 287,9 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларныкы – 107 мең тонна.
Марат Әхмәтов шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күрсәткечләрнең кимүен билгеләп үтте.
Аннары ул эре мөгезле терлекләр буенча белешмәләр бирде. Гомумән алганда, терлекләрнең баш саны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кимүгә дә карамастан, узган елгы дәрәҗәдә сакланган.
2016 елның 1 апеленә эре мөгезле терлекләр саны 1050,3 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 366,0 меңбаш (шулардан авыл хуҗалыгы берләшмәләренеке һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы – 249,1 мең баш,крестьян-фермер хуҗалыкларыныкы – 116,9 мең баш), дуңгызлар – 496,5 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 407,0 мең баш. Кош-кортлар – 16,1 млн. баш.
Сөт буенча бүгенге вәзгытькә килгәндә, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләренең көн саен 3300 тоннадан артык сөт җитештерүләре хакында әйтте. Ул шулай ук 12 районның “минус”ка эшләвен дә билгеләп узды.
«Язгы кыр эшләре сөт терлекчелегенә игътибарны киметү өчен сәбәп булырга тиеш түгел» - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Язгы кыр эшләренә килгәндә исә, Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада барлык районнар да көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм тырмалауга керешкәннәр. Бүгенгә 305 мең гектар мәйданда ашлама кертелгән, бу барлык күләмнең өчтән икесен тәшкил итә. Гадәти чәчкечләр белән рәттән өстәмә рәвештә 32 самолет һәм 105 пневмойөрешле агрегат та уҗым культураларын тукландыруда кулланыла. Зәй муниципаль районында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау тәмамланган да инде.Нурлат, Әлки, Сарман, Азнакай муниципаль районнарында да эш кызу бара.
Киләсе атна дәвамында үсемлекләрне тукландыру төгәлләнер дип көтелә.
Республиканың кайбер районнары сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр инде. Барысы 1 млн. 800 мең гаҗир чәчәсе була.
Марат Әхмәтов, гомумән алганда, кыр техникасының һәм хезмәтчәннәрнең эшкә әзерлеге начар түгел, дип билгеләп үтте. Быел чәчүгә үткән елга караганда 5 көнгә алданрак чыктылар. «Чәчү технологиясенә хилафлык китермичә, якын көннәрдә тулы куәткә эшли башласагыз иде, - дип мөрәҗәгать итте ул район башлыкларына.- Шытымнар уңышлы булсын дисәк, аларны дымлы туфракка салып калдыру өчен ашыгырга кирәк».