Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Дүртөйле авылыннан АйратРәхмәтуллин крестьян-фермер хуҗалыгында бу атнада язгы чәчүгә керешәләр.
КФХ башлыгы әйтүенчә, 80 га мәйданда - арпа, 70 гектарда азык культуралары чәчеләчәк.
«60 гектар мәйданда уҗым бодаен тукландыруны тәмамладык», - дигән мәгълүмат бирде фермер.
Аның хуҗалыгында 104 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 38 баш савым сыеры. 1 сыердан көнгә уртача 17 кг сөт савыла. Сөт җыючыга һәркөнне 580 литрга якын сөт тапшырыла.
Авыл эшкуары сыерлар санын 50 башка җиткерүне планлаштыра.