Татарстан «Экосфера» ҖЧҖнең су сиптерү машинасы Әстерхан өлкәсендә сертификацияле сынаулар уза

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстанның «Экосфера» ҖЧҖендә (Казан шәһәре) җитештерелгән беренче су сиптерү машинасы Әстерхан өлкәсендә сертификацияле агротехник сынаулар уза.

Машина кырларда су сиптерү һәм суда эри торган ашламалар кертү өчен эшләнгән. Россиядә бүгенгә аның аналоглары юк. Бу машиналарны комплектлау җайланмалары Татарстан Республикасында бүген 70% тәшкил итә. Ул бер үк вакытта 60 метр мәйданны колачлый. 400 гектарлап мәйданга хезмәт күрсәтә.

Быел 25 бер. шундый машинаны җитештерү планлаштырыла, киләчәктә елга аны 100 берәмлеккә кадәр җиткерү күздә тотыла.

Россия Федерациясе Мелиорация департаменты белешмәләренә караганда, Россиядә сугару системасы булмау аркасында 47 млн. тонна ашлык җыеп җиткерелми, су сиптерү техникасына ихтыяҗ елга 1000-1200 бер. тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International