Бүген «Умартачылык идарәсе» ДБУ базасында “Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада Н.Э. Бауман ис. КДВМАендә курслар узган республика умартачылары, Татарстан Республикасы Балтач, Алабуга, Кукмара муниципаль районнарыннан умартачылык буенча инспекторлар, Н.Э. Бауман ис. КДВМА галимнәре катнашты.
Сәламләү сүзләре белән «Татарстан Республикасы Умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин чыгыш ясады. Ул учреждение башкара торган эшләр турында мәгълүмат бирде, умартачылыкныңактуаль мәсьәләләренә тукталды, “2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү” программасында каралган умартачыккка ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районыннан умартачылык буенча инспектор Раиса Трофимоваһәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыннан Владимир Филиппов районнарда умартачылыкны үстерү буенча башкарыла торган эш тәҗрибәсе белән бүлештеләр һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.