6 апрельдә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре агрономнары өчен «2016 елда язгы кыр эшләрен оештыру үзенчәлекләре» темасына укулар уздырылды.
Укырга килүчеләр алдында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, «ТатНИИСХ» ФДБФУнең көзге арыш селекциясе бүлеге мөдире Мира Пономарева, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Полях, хуҗалыклар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре чыгышлар ясадылар.
Укулар барышында язгы кыр эшләрен уздыру тактикасы, 2016 елның язгы чорында көзге культураларны карау үзенчәлекләре, чәчүгә орлык сайлау һәм аларны әзерләү, яңа орлык чистарту машиналарын сайлап алу, авыл хуҗалыгы культураларын ашламалау, биопрепаратлар һәм биоактив ашламалар куллану тәҗрибәсе, ашлык кукурузын игү технологиясе темаларына фикер алышулар булды.
Чара барышында алынган белешмәләрне анализлау һәм киләчәктә куллану өчен һәр хуҗалыкта тәҗрибә участоклары булдырырга кирәклеге турында әйтелде.