Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә авыл территорияләрен һәм авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Идел буе федераль округы төбәкләре катаншында авыл территорияләрен һәм авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимындагы киңәшмә узды.

Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Евгений Громыко уздырды.

Татарстаннан әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм азык-төлек базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Россельхозбанк» АҖ,  «Сбербанк России» ААҖ, «Ак Барс» ААҖ, «Татфондбанк» ПАО вәкилләре, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) башлыклары һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимындагы киңәшмә алдыннан бу чарада карала торган актуаль темалар сайланды һәм алар буенча фикер алышу булды.

Ветеринария фәннәре докторы, Н. Э. Бауман ис. КДВМА профессоры Рөстәм Равилов белгечләр әзерләү турында, уку йоры базасында фермерлар өчен укулар оештырылу һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов катнашучыларны җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары катнашында уза торган зона семинар-киңәшмәләре нәтиҗәләре белән таныштырды. Шул көннәрдә ике шундый киңәшмә узды. Аларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга “Татарстан Республикасы террриториясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында”гы законда каралган чаралар аңлатыла, мондый белешмәләрне республика халкына җиткерүгә басым ясала.

Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, КФХга, ЛПХга төрле программалар кысларында техника җайланмалары өчен 2015 елда 180 млн. сум акча бүлеп бирелде, дип хәбәр итте. Ул чарада катнашучыларга техник модернизацияләү буенча республика программасының уңышлы эшләве хакында да җиткерде, аның нигезендә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алганда аның 40%ы субсидияләр рәвешендә бюджетта бирелә, дип әйтте ул, “2013-2020 елларга тнда газ моторы ягулыгы базарын үстерү” буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы хакында да сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев үз чыгышында Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында якындагы 5 елга авыл хуҗалыгы кооперациясе, сәүдә эшчәнлеге өлкәсен үстерү буенча программа эшләргә кирәклеген билгеләп узды.

Аннары Идел буе федераль округы төбәкләре катнашындагы киңәшмә башланды. Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады.

Республикада 400 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4900 КФХ бар, алар 2015 елда 115 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәннәр.

«Кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2012-2015 елларда бюджеттан 8,5 миллиард сум акча бирелде, шул исәптәнфедераль бюджеттан - 3,3 миллиард сум, ә республиканыкыннан - 5,2 миллиард сум», - диде ул.

Татарстанда гаилә фермалары 2010 елдан төзелә башлады. 2011-2012 елларда 532 фермер республика бюджетыннан 361 млн. сум күләмендә ярдәм алды. Фермаларга керү юлларын төзүгә 2010 елдан башлап республика бюджетыннан 900 млн. сумга якын акча бүлеп бирлде.

2012 елдан башлап авыллар “Гаилә фермаларын үстерү”, “Яшь фермерларга ярдәм итү” федераль программаларында актив катнашалар. 4 ел эчендә 571 КФХ 933 млн. сум күләмендә грантлар оттылар.

«Бу программаларда катнашырга теләүчеләр бик күп», - дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

Евгений Громыко, үз чиратында, мондый киңәшмәләр тармактагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, авыл халкының эш белән тәэмин ителешен, аның керемнәрен һәм алда толрган бурычларны хәл итү максатында үткәрелә, дип билгеләп үтте.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасыннан КФХ башлыклары – яшь фермерларга ярдәм итү һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программаларында катнашучы Сәет Димөхәммәтов һәм МарсельВәлиев чыгыш ясадылар. Алар үз хуҗалыкларындагы эшләрнең торышы турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы фермеры Сәет Димөхәммәтов, фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитларны элеккечә елга 5 %тан чыгып бирү буенча эш алып барыламы, дигән сорау бирде. Евгений Громыко бу сорауга, агымдагы елның икенче яртыеллыгында пилот проекты эшли башлый, дип җавап бирде.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районыннан Марсель Вәлиев сөткә сатып алу бәяләренең бик түбән булуы, ә электр энергиясенә, киреченчә, югары булуы турында сорау бирде. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, сөт базарындагы вәзгыятьне күзәтеп барабыз, сөткә бәяләр тагын да төшсә, коры сөт сатып алыначак, дип җавап бирде.

«Болар барысы да бик мөһим сораулар, без киңәшмәләрдә әлеге темалар буенча фикер алышуны дәвам итәчәкбез», - диде Евгений Громыко.

Чара азагында Евгений Громыко, Татарстан алдынгы субъект, дип билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшчәнлегенә карата ихтирам белдерүе хакында әйтте.

Идел буе федераль округы төбәкләре катнашындагы киңәшмәдән соң аңа йомгаклар ясалды, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International