Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында чыгыш ясады

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

6 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда Татарстан Республикасының өч закон проекты каралды һәм башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап мәгълүматы тыңланды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының 2015 елгы эшчәнлеге турындагы хисап һәм «2013-2020 елларга авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» буенча дәүләт программасының 2016 елның 1 кварталындагы үтәлеше йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елда республика авыл хуҗалыгы прдуктының тулаем күләме 213,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу күрсәткеч 2014 ел белән чагыштырганда 4,7 %ка күбрәк. 3,6 млн. тонна ашлык җитештерелгән, авыл хуҗалыгы формированиеләренең акчалата табышы 90 млрд. сумга җиткән, авыл хуҗалыгы эшчәнлегеннән табыш - 12,7 млрд. сум, табышлылык - 16,3%. Тармакта төзелешкә, реконструкциягә һәм модернизациягә инвестицияләр күләме 18,2 млрд. сум тәшкил иткән. Марат Әхмәтов шулай ук, барлык районнар да гаилә мини-фермаларына дәүләт ярдәме программасында катнашалар, дип билгеләп үтте. Программада катнашырга теләүче шәхси хуҗалыклар саны 2 меңгә җиткән.

Министр шулай ук комитет әъзаларын 2016 елның 1 кварталында тармак эшенә йомгаклар фаразы һәм ел буенча куелган бурычлар белән дә таныштырды.

Өстәмә нотыклар белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мирзакриев чыгыш ясадылар. Нотык буенча фикер алышуда парламент комитеты рәисе Таһир Хадиев, аның урынбасары Ринат Гайзатуллин, Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов һәм Руслан Йосыпов,Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемировкатнашты.

Комитет әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин табигатьне саклау законнарының республикада урманнарны саклау һәм ишәйтү өлкәсендәге үтәлеше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең аз урманлы төбәкләренә керә. Республиканың гомуми урман фонды -1236,4 мең гектар. Республика территориясенең яфраклы өлеше 17,5% тәшкил итә, шулай итеп,республиканың бер кешесенә бары тик 0,3 гектар урманлы мәйдан туры килә, ә Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч 69%, ягъни 5,3 гектар урманлы мәйдан туры килә. Тармактагы төп проблемаларны санап киткәннән соң, Харис Мусин, республикада урман үрчетү буенча комплекслы программа эшләргә һәм кабул итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган комитет рәисе Таһир Һадиев, депутатлар Ринат Гайзатуллин һәм Вәгыйз Минһаҗев, шулай ук бу тема буенча фикер алышуда катнашкан экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казанның районара табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре республикада урман үсентеләре мәйданнарын арттыру өчен бюджеттан тыш резервлар эзләргә кирәклегенә басым ясадылар.

Аннары Комитет тарафыннан Дәүләт Светына соңгы укылышта кабул итүгә тәкъдим ителгән өч закон проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International