«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе кысаларында иртә өлгерешле бәрәңге үстерү буенча конкурс узачак

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында 2 нче махсуслаштырылган «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе узачак.

Күргәзмәдге яңалыкларның берсе - «Бәрәңге территориясе» экспозициясе. Татарстан Республикасы 2015 елда 1,5 млн. тоннадан артык бәрәңге җыйды һәм Россия төбәкләре арасында бу культура уңышы буенча икенче урынга чыкты. «Бәрәңге территориясе»ндә бәрәңгенең төрле сортлары, аны үстерү, җыю, транспортировкалау һәм саклау технологиясе һәм җайланмалары күрсәтеләчәк.

Күргәзмәне окштыручылар Идел буе экспертлары арасында иртә өлгерешле бәрәңге үстерү буенча конкурсуздыруны планлаштыралар. Тәкъдим ителгән бәрәңгене чәчүне һәм карауны «ТатНИИСХ» белгечләре Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте DLGнең югары стандартлары буенча гамәлгә ашырачак. Һәркөнне, 30 июньнән 2 июльгә кадәр, конкурска игълан ителгән бәрәңге сортлары казылып алыначак һәм аларның уңдырышлылыгы, тәмлелеге, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыклары бәяләнәчәк. Күргәзмәгеә килүчеләр пешерелгән яшь бәрәңгедән авыз итә алалар һәм конкурста катнашучыларга үз бәяләрен бирә алалар. Өч көн дегустация-конкурсында иң күп балларны җыючы җиңүче дип таныла һәм Германиянең Ганновер шәһәрендәноябрь аенда узачак «EuroTier/EnergyDecentral» күргәзмәсенә ике кешелек юллама белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International