Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ветеринария пункты ачылды

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Кичә, 4 апрельдә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авылында модуль-блок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Әлеге чарада Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков катнашты.

“Чүпрәле районы Ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Айрат Иматдинов ветеринария пунктында күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Алар арасында, мәсәлән, сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәте дә бар.

«Без республика һәм район җитәкчеләренә яңа ветеринария пункты өчен зур рәхмәтле», - дип әйтте Фәүзия Гобәйдуллина.

Объект «Стройсервис» ЯАҖ компаниясе тарафыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International