Татарстанда техниканың 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар башланды.
Аерым алганда, кичә комиссия Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын бәяләде.
«Аерым кисәтүләр юк. Түбән Кама районында, сәнәгать объектлары күп булуга да карамастан, эш оешкан төстә бара», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин хәбәр итүенчә, бу язда Түбән Кама муниципаль районы кырларында 200дән артык трактор һәм 20 заманча чәчү комплексы, 90га якынкультиватор һәм чәчкечләр, шулай ук 2 мең тырмалау агрегаты һәм башка техника эшләячәк. Авылда хәзер төп бурыч – иң кыска срокларда чәчүгә керешү.
Мөнир Миңнуллин сүзләренә караганда, район бүгенге көндә язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, орлык җитәрлек әзерләнгән.
«Нефтехимагропром» ҖЧҖ директоры Владимир Симанов, кыр эшләрендә 10 чәчү комплексы катнашачак, дип билгеләп үтте. «Иң башта, һава торышы яхшы булса, без тырмалауга керешәбез, язгы дымны каплатабыз, аннары тигезлибез һәм чәчүгә тотынабыз, - дип сөйләде ул. - Быел без 5,5 мең гектар бөртекле культуралар,500 гектар ашлык кукурузы һәм терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 700 гектар азык технологиясе буенча чәчүне планлаштырабыз».
«Механизаторлар бүген алтын исәбеннән, - дип ассызыклады «Түбәнкаманефтехим» ҖАҖ (ПАО) департаменты директоры Әнәс Миңнеәхмәтов. - Эш сөючән хезмәтчәннәрне без хөрмәт итәбез, тырышып эшләүләре өчен аларга олы рәхмәт белдерәбез».