Узган атна ахырында «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре һәм лидерлары өчен ике көнлек квалификация күтәрү курслары узды.
Укулар барышында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашучыларга гамәлгә ашырыла торган программалар һәм конкурслар турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре - фән, мәгариф һәминновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Илья Спиридонов, предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлегенең әйдәүче консультанты Илгиз Фәткуллов курсларда катнашучыларга аграр югары уку йортларын һәм урта махсус уку йортларын тәмамлап чыгучыларга, АПКның яшь белгечләренә ярдәм чаралары, авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яшь фермерларга ярдәм итү, «Лизинг-грант» конкурсы шартлары турында сөйләделәр.
Курслар кысаларында шулай ук «Яшьләр арасында толерант фикер йөртүне булдыру һәм экстремизмныпрофилактикалау» темасына түгәрәк өстәл, социаль проектлаштыру нигезләре буенча лекция узды.«Татарстан Республикасының Ихтыярыйлык үсеше үзәге» РМОО директоры Анна Синеглазова проектлар язу кагыйдәләре турында сөйләде. Курсларда катнашучылар проектлар яздылар, ә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре уен барышында үзләрен муниципалитет, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, коммерциячел оешма, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы вәкилләре ролендә булып карадылар, һәр проектка бәя бирделәр һәм планнарны гамәлгә ашыручылрны билгеләделәр.
Курслар тәмамланганнан соң, һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды.
Катнашучылар сүзләренә караганда, алар өчен бу укулар үз белемнәрен баету, тәҗрибә уртаклашу, үз районында яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеген биргән.