Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан фермер эре мөгезле терлекләр санын 200 башка җиткерүне планлаштыра

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Яңа Ибрай авылындагы Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыердан уртача көнлек савым 18 литр тәшкил итә.

«Һәркөнне 900 литрга якын сөт савабыз, аның 850 литрын сөт җыючыга тапшырабыз», -дип сөйләде Ильяс Сөләйманов.

Хуҗалыкта 120 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 60 савым сыеры.

«Бүгенге көндә бозаулар өчен яңа бина төзибез, аны көзгә таба төзеп бетерәчәкбез», - дигән мәгълүмат бирде КФХ башлыгы.

КФХның 300 гектар җире бар, анда хайваннарга азык әзерләү өчен бөртекле һәм азык культуралары үстерелә.

Якындагы 2 - 3 елда авыл эшкуары эре мөгезле терлекләр санын 200 башка җиткерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International