2,9 миллион гектар чәчүлек мәйданнарын саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурычлардан санала. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, синоптиклар фаразы буенча апрельнең икенче яртысыннан һава температурасы тотрыкланырга тиеш.
«Чәчүлек мәйданнарын саклап калу өстенлекле бурычлардан санала. Бу - 2,9 миллион гектар чәчүлек җирләре. Инде менә икенче ел рәттән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә план буенча күпме чәчүлек җирләре булырга тиешлеген җиткерә, Татарстанның АПКсына федераль ярдәм дә шуны үтәүгә бәйле», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, 1 гектардан алына торган табышны арттыру өчен республика үзенә югарымаржиналь культураларны чәчү мәйданнарына арттыру курсын алды. Ашлык кукурузын, көнбагыш, рапс чәчү мәйданнарын 100әр мең гектарга җиткерү планлаштырыла.
Марат Әхмәтов районнарда бу культуралараларны игү буенча хәлләрнең торышы турында әйтеп узды.
Министр шулай ук бөртекле культуралар орлыклары белән эшләрнең торышы турында да хәбәр итте. «Орлык – уңышның нигезе, - диде ул. - Элиталы орлыклардан һәм массакүләм репродукция орлыкларыннан алына торган уңыш арасындагы аерма 1,5 тоннага якын. Гомумән алганда, республикада орлыклар белән хәлләр начар түгел. Орлыклар белән тәэмин ителеш - 110%, 24% - элиталы орлыклар һәм 60% - репродукционорлыклар. Кайбер районнарда элиталы орлыклар өлеше 60%ка җитә, бу бик яхшы күрсәткеч. Мондый күрсәткечләр Буа, Тукай һәм Балтач муниципаль районнарында».
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, быелга сезонга бер килограмм югары репродукцион орлыгы булмаган җитәкчеләрне аңлап булмый.
Кукуруз орлыгына килгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы,республикага 6,3 мең тонна орлык кирәк, диде, һәм алар тулысынча читтән кайтарыла. Бүгенгә Россельхозцентр хезмәте аша барлыгы 2,1 мең тонна, ягъни 32% орлык тикшерү узган.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук быел онлайн режимында атна саен укытыла торган семинарларның тагын эшли башлавы турында да әйтеп узды. Мондый семинарлар һәр җомгада 14.00 сәгатьтә уза (http://agro.tatarstan.ru). Семинарларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) оештыра.
Аерым алганда, 1 апрельдә узган беренче семинар «Көзге культураларның кышлавы буенча гомуми вәзгыять» темасына багышланган иде.
«Һәр теләүче, сайтка кереп, семинарда катнаша ала, үз сорауларын бирергә һәм аларга җаваплар алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән файдалансагыз иде, чөнки ул игенчелеккә кагылышы булган һәркем өчен файдалы», - диде Марат Әхмәтов.