«Кукмарагрохимсервис» ҖЧҖнең «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында яшь бозауларның сакланышын тәэмин итүгә һәм аларны карауга зур игътибар бирәләр.
Яңа туган бозауларны монда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы кешеләре Рифат Әхмиев һәм Марсель Басыйров уйлап тапкан «Кормомама» аппараты ярдәмендә ашаталар.
Уйлап табучылар, әлеге аппараттан тыш, терлекләр ашатуда кулланыла торган тагын бер яңалык уйлап чыгарганнар – ул “Угыз банкы” дип атала, аның ярдәмендә угызны (молозиво) махсус суыткычта туңдырырга һәм кирәк чакта аны эретеп, кирәкле температурага кадәр җылытырга мөмкин.
«Сыердан алынган угыз төрле авыруларга тикшерү уза, аннары шешәләргә тутырыла һәм туңдыру өчен суыткычка куела. Яңа туган бозауга аның беренче сәгатьләрендә 4 литрга кадәр угыз бирелергә тиеш. Сыер бозауны тулысынча туендыра алмый, бозау аннан 20 проценка кадәр генә туклыклы матдәләр ала. Шешәдән ашатканда ул аларны 60 процент ала, ә уйлап табылган җайланма яшь хайванның иммунитетын 90 процентка кадәр ныгыта», - дип сөйләде «Кукмарагрохимсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Валерий Тимофеев.
«Тәҗрибәле терлекчегә әлеге җайланманы үзләштерү кыен түгел», - дип сөйлиләр белгечләр.