Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының “Җәлил” АФ ҖЧҖ һәм “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары көзге бодайга һәм күпьеллык үләннәргә ашламалар кертә башладылар. Көзге культураларны тукландыру «Туман» агрегатлары белән башкарыла. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, шушы көннәрдә бу эшкә «АН-2» самолетлары да кушылачак.
Сарпман муниципаль районында 2016 ел уңышы өчен көзге культуралар 18000 гектардан артык чәчелгән. Алар сакланышы яхшы. Моннан тыш, 2000 гектардан артык чәчелгән көзге рыжикка да ашлама кертергә кирәк булачак.
Бүгенге көнгә район буенча 1 гектарга 51,9 кг минераль ашлама тупланган.