Министрлыкның терлекчелек тармагы белгечләре республиканың Зеленодольск һәм Мөслим муниципаль районнары хуҗалыкларында булдылар

2016 елның 1 апреле, җомга

Бу атнада Министрлык, ведомстволар һәм АПК предприятиеләре белгечләреннән торган төркем Татарстан Республикасы Зеленодольск һәм Мөслим муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Алар фермаларда терлекләрне тоту шартлары, аларны ашату һәм башка процесслар белән кызыксындылар, сөт, сыер ите җитештерүне, хайваннарның үрчемен һәм яшь бозауларның сакланышынанализладылар. Мониторинг һәм терлекчелек торышын анализлау нәтиҗәләре буенча терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыру турында тәкъдимнәр каралды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2016 елның 23 мартындагы№47/2-пр боерыгы нигезендә эшче төркем төзелгән иде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, «Элита» ГПП» АҖ, «Бөгелмә нәсел предприятиесе» АҖ, «Минзәлә нәсел предприятиесе» АҖ, «Потенциал» ҖЧҖ, «Хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча республика станциясе» ДБУ белгечләре керде.

Башкарылган эш йомгаклары бу елның 29 мартында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, эшче төркем әгъзалары, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы формированиеләреҗитәкчеләре һәм белгечләре катнашында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында узган киңәшмәдә игълан ителде. Төп нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады, ул һәр хуҗалыкны җентекләп тасвирлап чыкты һәм терлекчелек буенча күрсәткечләрне артыру өчен аларның резервларын атады.

31 мартта шундый ук киңәшмә район башлыгы Рамил Муллин катнашында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында узды.

Утырышлар йомгаклары буенча Татарстанның әлеге районнарындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының һәркайсында терлекчелек буенча уздырылырга тиешле чаралар планын эшләргә дигән карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International