Республика программасы буенча быел Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында дүрт фермага капиталь ремонт ясалачак һәм ике сенаж траншеясы төзеләчәк.
200 башка исәпләнгән сыер абзарына - «Игенче» ҖЧҖендә (ике ферма), «Скоков Н.А.» КФХында капиталь ремонт ясалачак, 100 башка исәпләнгән фермага - «Зубов В.С.» КФХында, гомуми чыгымнар суммасы 20 млн. сум тәшкил итә (6 млн.сум - республика бюджетыннан). Хәзер ремонт эшләрен башлау өчен аларга төзелеш материаллары кайтарыла.
Сенаж траншеялары «Вәлиев Ф.Р.» һәм «Козлова М.И.» КФХларында төзеләчәк, аларның һәркайсының сыйдырышлылыгы 1000 тонна булачак, гомуми чыгымнар суммасы - 3 млн. сум (400 мең сум - Татарстан бюджетыннан).