Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районыннан КФХ башлыгы яшь терлекләр симертү өчен бина төзи

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Иске Маҗын авылыннан КФХ башлыгы Андрей Клещевников яшь терлекләр симертү өчен 150 башка исәпләнгән бина төзи.

«Бинада хәзер эчке эшләр бара, аны 2 ай эчендә төзеп бетерергә тырышабыз», - дигән мәгълүмат бирде Андрей Клещевников.

Бу крестьян-фермер хуҗалыгында 40 савым сыер, 15 башмак тана, 16 үгез, 20 ат, 80 башка якын сарык һәм 40оя умарта бар.

«Сөт җыю пунктына көн саен 200 литрга якын сөт тапшырабыз - 15 сыерның сөт ташлаткан вакыты. Итпродукциясе Минзәлә ярминкәләрендә сатыла», - дип сөйләде КФХ башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International