2016 елның 1 апрелендә 14.00 сәгатьтә «Көзге культураларның кышлавы буенча гомумивәзгыять» темасына онлайн-семинар үткәрелә.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәкләр.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин булачак.
Төрле темаларга мондый семинарлар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.