Бүген Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Сөт иле» - «Яңа Чишмә» ҖЧҖнең Тубылгы Тау филиалы бүлекчәсе игенчеләре көзге культураларга ашлама кертә башладылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, эш оешкан төстә бара, минераль ашламалар турыдан-туры кырга китерелә һәм бушатыла.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында кардан арынган кырларда көзге бодайны ашламалауга беренчеләрдән булып «Родник» ҖЧҖ механизаторлары керештеләр.
«Көздән чәчелгән 750 гектар бодай җиренең 400 гектарына минераль ашламалар кертелде инде», - дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов.
Якын арада Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының тагын берничә хуҗалыгында көзге бөртекле культураларга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертә башлыйлар.