Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча конкурс уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
«Бүгенге һава шартлары безне сөендерә. Хәзер безнең алда зур бурычлар тора. Шулар арасында – хуҗалыкларда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә смотрлар уздыру», - дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары Николай Титов.
Аның сүзләренә караганда, конкурслар уздырганда, әзерләнгән авыл хуҗалыгы техникасының сыйфатына, машиналар һәм агрегатлар саныннан чыгып, эшләр башкаруның срокларына, хезмәтне саклау кагыйдәләренең һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә иминлек техникасының үтәлешенә аерым игътибар итәргә кирәк.
Илдус Габдрахманов комиссия әгъзаларына агрономнар белән аралашканда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең орлык саклау складларына салынган орлыкларның күпме күләмдә булуына һәм фитопатологик анализның булу-булмавына игътибар итәргә кирәк дигән күрсәтмә бирде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча конкурслар 2016 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр узачак.
Техниканың әзерлек торышы һәр ремонтланган техника төре буенча техник таләпләр нигезендә билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң күп балларны җыйган ике оешмасы конкурста җиңүчеләр дип танылачак.