Бүгенге көндә республикада Кукмара муниципаль районы терлекчеләре иң күп сөт җитештерүчеләр рәтендә. 2016 елның 29 мартына районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 180 тонна сөт савылган. Икенче урында - Балтач муниципаль районы (177,3 тонна), өченче урында - Арча муниципаль районы (161,3 тонна). 4 нче урынны Әтнә муниципаль районы били (159,5 тонна), 5 нче урынны - Актанышмуниципаль районы (144 тонна).
Тәүлеккә бер сыердан уртача иң күп савым Әтнә муниципаль районында - 22,5 кг. Саба муниципаль районында бу күрсәткеч - 19,6 кг, Кукмара муниципаль районында - 17,5 кг.
Татарстанда 29 мартка тулаем савым 3263,7 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 76 тоннага күбрәк.