Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Багай авылыннан КФХ башлыгы Федор Крайнов үз хуҗалыгын киңәйтә.
Узган ел КФХда ашлык саклау өчен бина һәм гараж төзегән, Салтыган авылы янында терлекләр тоту өчен җәйге лагерь корып җибәргән.
Хуҗалыкта 23 баш сыер, 2 кысыр тана, 17 бозау, 20 баш сарык бар.
«Сөт җыючыга һәркөнне 260 килограмм сөт тапшырабыз. Күп сыерларның сөт ташлаткан чоры, апрель-майда артым көтәбез», - дип сөйләде Федор Крайнов.
30 гектар җирдә КФХ башлыгы бөртекле культуралар, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр үстерә. Фермер сүзләренә караганда, кыр эшләрен башкару өчен кирәкле барлык техника эшкә әзер.
«Яшь терлекләр өчен бина төзеп, савым терлеген 50 башка җиткерергә уйлыйм. Планда шулай ук – дуңгызлар үрчетү. Бүгенге көндә җир пайларын рәсмиләштерергә җыенам», - дип хәбәр итте КФХ башлыгы.